Айдар һәм Алмаз Юнысовлар белән әңгәмәдән өзек👇🏻 – Кайчан карама, сез елмаеп кына торасыз. Үзара һәрвакыт дус танә мөнәсәбәттә, аерылгысыз дуслар... Ә шулай да, ачуланышкан чакларыгыз буламы? Айдар: – Ачуланышсак та, бер-беребезгә ачу тотып түгел. Дөресрәге, без бәхәсләшәбез. Әле сугышып та алабыз. Кан коеп түгел инде. Ә йодрык белән чак кына бәреп, эмоцияләребезне чыгарабыз. Әмма бар да тиз хәл ителә. Иң күбе – 5 минут үпкәләшеп торабыздыр. Алмаз: – Ни өчен без ачуланышабыз? Безнең һәркайсыбызга билгеле вазифалар йөкләтелгән. Әгәр дә ул вазифаларны тиешлечә башкармыйбыз икән, канәгатьсезлекне белдерәбез. Мәсәлән, Айдар күпчелек оештыру мәшәкатьләре белән шөгыльләнә, ә мин – иҗат өчен җавап лы. Мәсәлән, студиягә килеп керәм, ә анда Айдар, рәхәтләнеп, инстаграмда «утыра». Ә бит ул бу вакытта афишалар җибәрү белән шөгыльләнергә тиеш иде. Аннан китә инде...

Теги:

Теги других блогов: